

Зәлиягә 5 яшь булганда һәм ул әле Кыш бабайга ышанганда, гадәттәгечә Денис Кыш бабай булып киенде. Ахирәтемнең улы Зәлиядән бер яшькә өлкәнрәк. Ул Денисны танып алды да елап җибәрде: “Кыш бабай түгел бу, Денис абый!”- ди.
Без балаларга “Кыш бабай берәү генә, ә балалар бик күп. Ул өлгерми, шуңа күрә ярдәмгә чакыра” дип аңлата башладык. Аннан төнлә балалар йоклап киткәч, Кыш бабайның өйгә кереп, чыршы утларын кабызып, бүләкләр куеп йөргәнен видеога төшердек. Башта үзебездә, аннан дусларыбызда.
Ә иртән балаларга, имеш “яшерен камера” төшереп алган вакыйганы күрсәттек. Алар ул видеоны рәттән барысына да күрсәтеп, күпме мактанып йөргәндер!! “Бездә чын Кыш бабай күренгән видео бар!” -диләр.
Хәзер алар үсте инде. Быел Зәлиягә 14 яшь тулды, ә теге малайга 16 тула. Әмма алар әле булса нәкъ шул Яңа елны аеруча бер җылылык белән искә алалар.
Әйткәндәй, әле булса Денис Кыш бабай булып киенә дә, капчыгына кәнфитләр тутырып, үзебезнең райондагы Чыршы янына чыга. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп шигырьләр сөйләп, Кыш бабайдан кәнфит ала. Һәм моннан кем күбрәк канәгатьлек кичерәдер балалармы, өлкәннәрме, әллә Кыш бабай үземе – билгесез.