

Билгеле юмор остасы Александр Пономаренко үлгән. Аңа 55 яшь булган.
“Бу хәбәр дөрес. Мин әле бу вакыйга турында сөйләрлек хәлдә түгелмен”, – дигән Александрның игезәк сыңары Валерий Пономаренко.
Телетапшырулар алып баручы Андрей Малахов үзенең Телеграм-каналында юморист онкология чиреннән вафат булды, дип язган. Аның әйтүенчә, Пономаренко бу чир белән озак көрәшкән. Шулай да, бер ай элек кенә әле ул тапшыру төшерүдә катнашкан булган.
Александр һәм Валерий Пономаренколар Евгений Петросян җитәкләгән “Кривое зеркало” программасында көлкеле дуэт белән чыгыш ясаганнан соң киң танылу алды. Игезәкләр шулай ук “Повтори!” дигән пародияле тапшыруда да катнашты. Алар “Утренняя почта”ны да алып бардылар.