Йолдызлар тормышыннан
22 декабрь 2022, 09:04

Ильмира Нәгыймова балаларын сөендергән

Подписчиклары җырчыга котлау сүзләре яудырган. 

mavink.commavink.com
Фото:mavink.com

Җырчы Ильмира Нәгыймова гаиләсе ишәйгән. Ул балаларына Яңа ел алдыннан бүләк ясаган – песи баласы алып кайткан.

«Алар шулхәтле песи баласы теләгән иде. Бүген мин аларның хыялын чынга ашырдым», – дип язган Ильмира Телеграм каналында һәм бик тә «мимимишный» видео белән уртаклашкан. Анда җырчының улы һәм кызы песи баласын күреп сөенәләр. Кечкенә кызы Ясминә, хәтта, шатлыгыннан елап та җибәргән.

«Әй маладис, балаларны шулай шатландырып торырга кирәк. Балачак бик тиз үтеп китә ул», «Нинди ихлас сабыйлар... Ничек шатланалар... Балаларда күпме наз һәм җылылык...», «И-ий, балакайларның нинди шатлык. Кызың күз яшьләре белән елый. Балаларыңнан җылылык бөркелә, Ильмира», «Шатлык яшьләре...», «Кызыгыз бигрәк эмоциональ», «Балаларны бәхетле итү өчен күп тә кирәкми», – дип язган Ильмираның Телеграм-дуслары.

«Гаиләгездәге артым белән сезне!» – кебек котлау сүзләре дә ирештергәннәр.

«Песиегез «котейка-трехцветка» да икән әле... Яхшыга, диләр андыйларны», – дип, песинең өч төсле булуына игътибар итүче дә булган.

Видео җырчының Телеграм-каналыннан алынды. 
Чыганак: "Интертат" 

Читайте нас