

Җырчы Динә Латыйпова вакытсыз гомере өзелгән Эльмира Сөләйманова белән соңгы сөйләшүе һәм элегрәк булган бер истәлеге белән бүлешкән.
“Эльмира, балакаем! Дога кылганда, “рухына” дип әйтү авыр, тел көрмәкләнә, ялгыш әйтәм кебек… Югыйсә бу доганы, күркәм дәрәҗәләрен бир, юлларында әйбәт кешеләр насыйп ит, дип теләк теләп кыласы чак та бит! Хуш, нанам… Әниеңә, балаларыңа, иреңә, туганнарыңа күркәм сабырлыклар бирсен Раббым. Йөрәк елый… сызып, әрнеп, кисеп.
Без синең белән, Эльмира, соңгы тапкыр җәй көнне телефоннан сөйләштек. Хәтеремдә һәр бер сүзең, җөмләң, көлүең. Син безне туган авылыңа Ибрайга чакырдың. Сөйли башлаганчы болай дидең:
– Динә апа бәгърем, юк дип әйтмә яме!
– Нәрсәне? – дим.
– Юк, әйтмисеңме, аннары әйтәм, – дисең.
– Беренче әйт! – дим.
– Сабантуйга, бу атнада. Миңа кайтырга, булышырга кирәк, – дидең.
– Юк, – дигәнемне сизми дә калдым, чөнки ул көннәр буш түгел иде.
– Ии, Динә апа, тырыш инде, монда алдан эшләрсез дә китәрсез, анда да өлгерерсез, – дигәч:
– Булмый, нанам, – дим.
– Ярар, алайса икенче елга, – дидең дә, башка хәбәрләргә күчтек.
Рәхәт иде синең белән сөйләшүе. Олыны- олы, кечене кече итеп тыңлый белдең. Синең үзеңне дә тыңларга кызык иде. Вакыт тар булса да, мин дә, син дә трубканы куясыбыз килми. Шул арада сер сөйләшеп алдык. Бу соңгы сөйләшүебез булыр дип кем уйлаган!
Күз алдымда тагын бер хатирә. Мәскәүгә концертка китеп барабыз. Юлда йоклап киттек. Өстемә кемдер җылы әйбер китереп япты. Күземне ачсам, Эльмира, син, үзеңнең мехлы плащ пальтоңны минем өскә салдың. Кара төстә матур, якалы плащ пальто иде ул. – Йокла, Динә апа, йокла, туңма! – дисең бәбекәчем.
– Кирәкми, үзеңә ябын, – дим. – Мин җылы киенгән, туңмыйм, одеялым бар, – дип өстемә җайлабрак, төзәтеп куйдың. Шушы җылың мәңге күңелемдә сакланыр Эльмира бәгырькәем! Тыныч йокла, моңлы сандугач!” – дип хатирәләре белән уртаклашкан җырчы.
Чыганак: Матбугат