Йолдызлар тормышыннан
20 декабрь 2022, 09:59

“Гөнаһларымны бик яхшы беләм”

Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш фәлсәфәсенә бирелеп, шулай дигән.

“Гөнаһларымны бик яхшы беләм”“Гөнаһларымны бик яхшы беләм”
“Гөнаһларымны бик яхшы беләм”

Ришат Фазлыйәхмәтовның “Үкенмә” дип аталган җыры чыккан. Авторлары турында Ришат бер ни әйтмәсә дә, эчтәлеге турында иркенләп фәлсәфә корган.

“Үкенмә! Бу җырга аерым аңлатмалар биреп тору, бәлки, кирәк тә түгелдер, шулай да аңлатыйм әле.

Минем әнинең яратып әйтә торган сүзләре бар иде: “Улым, кеше ялгыша икән, беркайчан да тәнкыйтьләмә, артыннан да сөйләп йөрмә. Йөзенә карап әйт, төзәт. Үткәнеңә үкенеп яшәмә, дүрт аяклы ат та абына, иң мөһиме, киләчәгеңне нурга күм", – дия иде. Әнинең сүзе – канун, шулай итәм дә.

Һәр изгенең үткәне, һәрбер гөнаһлының киләчәге бар. Тормыш үзе тигезли ул барын да. Минем юлымда да төрле кешеләр очрады, “дус” булып йөргәннәр дә, чын дуслыкның ни икәнен төшендерүчеләр дә, югалтулар да, табулар да... Әй, санап китсәң...

Аннан соң, үзем дә “фәрештә” түгел, гөнаһларымны бик яхшы беләм, шулай ялгыша-ялгыша яшәргә өйрәнәсең икән, шунсыз булмый. Барыбыз да бер чама инде, “плюс, минус”... Килешәсезме?

Шуны әйтәсем килә: әйдәгез, үткәннәргә үкенмичә, үпкә сакламыйча яшик әле. Бер-беребезне изгелеккә, яхшылыкка өндик. Начарлыкны аны кем дә булдыра. Җырым да шул турыда. Вәт шул”, – дигән җырчы.

Чыганак:Интертат

Читайте нас