Йолдызлар тормышыннан
19 декабрь 2022, 09:11

"Мин әле дә таза кеше түгел. Ә ул чакта..."

Татарстанның халык артисты Радик Бариев ничек Кыш бабай булган.

"Мин әле дә таза кеше түгел. Ә ул чакта...""Мин әле дә таза кеше түгел. Ә ул чакта..."
"Мин әле дә таза кеше түгел. Ә ул чакта..."

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театрының әйдәп баручы сәхнә остасы, Татарстанның халык артисты Радик Бариев ничек Кыш бабай булган.

Әдилә кызым кечкенә чакта бер тапкыр Кыш бабай булганмын икән әле. Киенгән булдым, борынны кызылга буядым... “Исәнмесез, бала-а-алар!” - дип килеп кердем. Әдилә карап торды да: “Әти, сал! Әти, сал! Кыш бабай андый булмый!” -дип акырып елый башлады. Ышана бит инде бала. Аның бөтен Яңа ел әкиятен юкка чыгара яздым. “Салам, салам, кызым, мин Кыш бабай түгел. Ул иртәгә килә” дигән булдым. Аннан тиз генә малайларга шалтыраттым инде. Коткарыгыз, мин әйтәм.

Мин әле дә таза кеше түгел. Ә ул чакта бөтенләй ябык идем. Балалар спектакльләрендә тискәре персонажларны уйный идем. Ә Кыш бабайны әнә Минвәли уйный, ул - зуууур.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас