

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов музыка сәнгатен үстерүгә саллы өлеш керткән өчен җырчы Ләйсән Гыймаевага “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелү турындагы указга кул куйган. Бу хактаге хәбәр тамашачыларга “Татар җыры” фестивалендә килеп иреште.
Гөлназ Сәфәрова Татарстанның атказанган артисты дип игълан иткәч, Ләйсән Гыймаева шок хәлендә калган.
“Чын... Исем бирелгәнен белмәдем. Булат ахырга чаклы миңа әйтмәгән... Җаным, бәгърем - ЗУР РӘХМӘТ СИҢА! Бу безнең уртак җиңү!”- дип шатлыгы белән уртаклаша җырчы социаль челтәр битләрендә.