

Американың танылган актеры, 67 яшьлек Брюс Уиллиска табиблар Альцгеймер тибындагы деменция диагнозы куйганнар. Әле исә аның сәламәтлеге тагын да начарланган, диләр.
"Крепкий орешек" фильмы герое якыннарын һәм дусларын танымый башлаган. Балалары, туганнары аның янында мөмкин кадәр күбрәк булырга тырышалар. Тормыш иптәше Эмма Хемминг әйтүенчә, Брюс хәзер инде икенче, ул күп сөйләшми - әйтәсе сүзләрен гел оныта һәм башкаларның сүзләрен дә ныклап аңламый.
Раштуа бәйрәменә әле ерак булса да, үткән шимбәдә актер янына аның барлык якын туганнары, шул исәптән элеккеге хатыны Деми Мур бер табын артына җыелышып, аны бәйрәм белән котлаганнар.
Актер булып 40 ел эшләү дәверендә Брюс якынча 120ләп фильмда төшкән. Алар арасында комедияләр, маҗаралы мелодрамалар, детектив триллерлар бар.
Рольләрендә ул, гадәттә, кыю, харизматик һәм гаделлекне яратучы герой образын гәүдәләндерә.