Йолдызлар тормышыннан
12 декабрь 2022, 12:49

Григорий Лепс тукмалган иргә акча түләп котылган

Декабрь башында   Санкт-Петербургта ул  бер ирне кыйнаган иде.

riafan.ruriafan.ru
Фото:riafan.ru

Санкт-Петербург сыраханәләренең берсендә сугышкан җырчы Григорий Лепс  җинаять җаваплылыгыннан акча түләп котылган. Ул тукмалган Дмитрий Горбачёвка матди зыянны каплаган.

“Фонтанка” язуынча, артист хәтта ирдән гафу үтенгән. Ике як та дуслашкан, шуңа күрә РФ Җинаятьләр кодексының 115 маддәсе (Белә торып сәламәтлеккә җиңел зыян китерү) буенча кузгатылган җинаять эше туктатылачак.

Лепс белән Горбачёвның  Санкт-Петербург барында якалашып китүләре 4  декабрьдә билгеле булды. Башта Горбачёвка музыкантның сакчысы суга, аннары артист үзе дә  сугыша башлый.

Адвокат Евгений Хейфец сүзләренчә, имеш, Лепс  аның клиентыннан зур сумма акчага нардлар уйнавын таләп иткән. Горбачёв баш тарткач, музыкант, янәсе, аның йөзенә китереп суккан, аннары алар  тышка чыгып сугышуны дәвам иткән. Горбачёвның борыны сынган, дип язып чыкты мәгълүмат чаралары. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас