Йолдызлар тормышыннан
10 Декабря 2022, 09:25

"Сезнең җыр йөрәккә дәва" – Ришат Фазлыйәхмәтовтан премьера (Видео)

Яратасызмы аның иҗатын?

YouTubeYouTube
Фото:YouTube

Ришат Фазлыйәхмәтов «ВКонтакте» социаль челтәрендә  "Үкенмә" дигән яңа җырын тәкъдим итте.

Җырның сүзләрен Зәлия Нуриәхмәтова, ә көен Фирзәр Мортазин язган.

«Нинди генә премьера булса да сезнең башкарудагы җыр – минем өчен хит»;

«Ришат, син – минем яраткан җырчым. Мин синең язмышың турында «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруын карагач бик тетрәндем. Нык бул, улым, син аны булдырасың. Без синең белән»;

«Сезнең җыр йөрәккә дәва»;

«Матур җыр, Уңышлар сиңа, Ришат», – дип үсендергән яраткан җырчысын тамашачы.

Үкенмә үткәннәргә,

Үкенмә киткәннәргә.

Үкен син дус булып йөреп,

Сереңне сүткәннәргә.

Үкенмә үз-үзеңә,

Кешеләрнең сүзенә.

Һәрвакытта дөресен әйтеп,

Туры кара күзенә.

Бу хакта тулырак монда укый аласыз.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас