

Кайсы җыр язмышы хәл ителгән?
Яраткан җырчыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова Уфада булган күңелле сәфәреннән пост куйган.
“Татар-башкорт халкының данлыклы улы, кабатланмас Рим Хәсәновны 75 яше белән котладык. Композиторның бихисап күп матур җырлары арасында "Ялгыз аккош " иң популяр җырларының берсе.
Рим агай соравы буенча шушы көннән бу җыр репертуарымда урын алды, беренче тапкыр башкардым.
Бу концерт БСТ телевидениесе һәм Башкортстан Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә оштырылды.
Юбилейда Башкортостан республикасы җитәкчесе Радий ХӘбиров легендар шәхескә җылы сүзләрен җиткерде”, - дип яза Зәйнәп ханым.
Без мондый хәбәрләргә шатбыз. Рим Хәсәновның җырлары гомерлек. Үзенә сәламәтлек, иҗат илһамы телибез. Ә җырлар - алар яңгырап торсын!