"Римма минем өчен карт инде ул"

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин кемгә гашыйк булган?

"Римма минем өчен карт инде ул""Римма минем өчен карт инде ул"
"Римма минем өчен карт инде ул"

Үткән атнада җырчы Ринат Рәхмәтуллин телевидение тапшыруында: “мин хәзер ялгыз, ләкин якын кешем бар”, – дип сөйләгән иде. «Интертат» хәбәрчесе җырчыдан шәхси тормышы турында ныклабрак сорашкан. Интервьюдан өзек тәкъдим итәбез:

- Араларыгыз өзелүдә, сезнеңчә, кем гаепле?

- Әйтәләр бит “гаеп – атта да, тәртәдә дә” дип. Гаеп берничек тә бер якта гына була алмый. Элекке тормыш иптәшем минем иҗатымны, артист булуымны беркайчан да аңламады. “Уйнап йөри” дигән кебек кенә кабул итте. Минем эшем, иҗатым аның өчен күңел ачу иде. Аның тарафыннан “поддержка” булмады.

 - Бүген янәшәгездә башка кеше бармы?

- Әйе, янәшәмдә мине аңлый, ярата торган, миңа терәк булырлык кешем бар. Шундый кеше белән таныштырып, очраштырганы өчен Ходайга мең рәхмәтлемен. Мин ничәмә-ничә еллар күрмәгән, тоймаган әйберләрне тоеп яшим хәзер. Язмышыма шундый кеше килеп керүе белән бик бәхетлемен. Мәхәббәт, аңлау, “поддержка” – миңа гомер буе җитмәгән әйберләрне, яшь булса да, барысын да бирә ул. Акыллы, уңган, булган. Әле бергә торабыз дип әйтмим мин, әмма җитди очрашабыз.

 - Сөйгәнегезне яшь дидегез. Яшь аермагыз күпме?

- Бик күп. Ләкин яшь аермасы безнең мөнәсәбәтләрдә, мәхәббәттә бернинди роль уйнамый. Ул үзен минем белән бер яшьтә, мин үземне аның белән бер яшьтә итеп хис итәм. Безнең яшьләрне мәхәббәт тигезләде. Бер генә килгән гомер, аны матур итеп үткәрергә иде инде.

- Яшь кыз дип сөйли башлагач, күз алдына Римма Никитина килеп баса шул.

- Римма минем өчен карт инде ул. Бу кыз аннан да яшь, күпкә яшьрәк (көлә).

Римма белән бер 20 елга якын дуслар инде без. ны артист һәм кеше буларак хөрмәт итәм. Безнең арада бернинди мәхәббәт ише хисләр булмады. Безне бары тик иҗади дуслык бәйли. Бер беребезгә ярдәм итәбез, уртак концертлар куябыз, дуэтлар җырлыйбыз.

 

- Тормышымдагы вакыйгалар турында яңа клип чыгарам, дип сөйләгән булгансыз.

- Нәкъ менә шушы тормышымтагы кискен үзгәрешләр сурәтләнәчәк анда. Бик матур җыр ул. Үзем язган, “Мин сине яратырга тиешмен” дигән җыр. “Кинәт кенә килеп кердең күңелемә” дигән сүзләре дә бар. Клипның сценарие әзер, һава торышы җайланып бетү белән төшереп, тамашачыга тәкъдим итәчәкбез.

 

Чыганак: Интертат

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас