Дилә Нигъмәтуллина җыр сүзләрен оныткан

Булгалый инде...

Дилә Нигъмәтуллина җыр сүзләрен онытканДилә Нигъмәтуллина җыр сүзләрен оныткан
Дилә Нигъмәтуллина җыр сүзләрен оныткан

Шушы көннәрдә Татарстанда чыгучы «Сәхнә» журналының 20 еллыгына багышланган юбилей концерты  булган. Концертның беренче өлешендә җырчы Дилә Нигъмәтуллина чыгыш ясаган, тик ул җырның кушымтасын гына башкарган.

Музыка җырның беренче куплетына җиткәч тә, җырчы аны яңадан куярга сораган, музыка башыннан яңгыраган, әмма җыр башкарылмаган. Җырчы сәхнәдә биеп торган, ә тамашачы алкышларын өзмәгән. Аннан соң ул «Сорама» җырының кушымтасын башкарган. Соңыннан Дилә Нигъмәтуллина үзе дә: «Рәхмәт, дуслар! Ярты җырны булса да, бергәләп җырлап чыктык», – дип рәхмәт әйткән тамашачыга. 

«Сәхнә артында икенче җырны җырлап йөрдем. Әле күптән түгел генә чыккан яңа җырым «Сурәт»не кабатладым. Чыктым да, шул җырны җырларга телим, ә аранжировка башка – «Сорама» җыры. Ул җырны җәй көне бер-ике җырлаганмындыр инде, сүзләре искә төшми генә бит», – дип сөйләгән җырчы журналистларга.

Җырчы социаль челтәрдәге аккаунтында да бу хәл турында язган, яшереп калдырмаган. Тавыш операторына башка аранжировка биреп, икенче җырны башкарырга әзерләнүендә җырчы бары тик үзен гаепле дип саный. «Нәтиҗә: репетициягә соңга калырга ярамый», – дип язган җырчы.  

Бу хакта тулырак монда

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас