

Узган гасырның 90нчы елларның популяр җырчысы, “Сафия такмаклары”, “И, Ходай, исәнлек бир миңа”, “Җиләкле җәй”, “Сарман” җырлары белән халык күңелен яулаган Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина бүгенге татар эстрадасы турында фикерен җиткергән:
– Эстрадада бүген нинди генә алым, нинди генә тавыш юк. Кибеткә кергәч, товар күплегеннән башың әйләнеп, сайлый алмыйча торасың бит - эстрада да бүген тамашачының башын шулай әйләндерә. Рэп дисәң, рэбы бар, халыкчан тавыш кирәк дисәң, анысы бар – иренмичә сайла да тыңла гына. Мин тырыш һәм эзләнгән кешеләрне яратам. Шуңа яшьләрне күзәтәм, алардан нәрсәдер өйрәнергә тырышам. Җырчыга бүген җиңел түгел. Чөнки бөтен җырчы да популяр булып бетә алмый. Алар һәр заманда да исәпле генә булган. Монда акчасы булганнар популярлык казана дигән фикер дә бик дөрес түгел. Акча түгеп, халык теленә керсәң дә, андый популярлыкның гомере кыска. Шул ук вакытта бик шәп тавышлы җырчылар да популярлык казана алмаска мөмкин. Ул лотерея билеты кебек. Я эләгә сиңа бәхетле билет, я юк.
Чынганак: "Ватаным Татарстан"