

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның иҗатында яңалык. Җырчы күптәннән көткән хыялын тормышка ашырган.
“Мин сәхнәгә аяк басканнан бирле тере музыка коралларына кушылып җырлау, инструменталь ансамбль төзү теләге белән яшәдем. Еллар арты еллар узды. Быел минем иҗатыма, олы сәхнә юлына аяк басуыма 25 ел тулды. Безнең яраткан җырчыларыбыз: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева,Зөһрә Сәхәбиева һәм милләтебезнең башка асыл ташларының инструменталь ансамбльгә кушылып җырлауларын мәңге онытмыйм. Һәм аларның үрнәгендә үзем дә “Илһам” ансамбле төзергә булдым. Әлеге хыялымның тормышка ашуына сәбәпче булган, музыкантлар эзләүдә ярдәм иткән, гомумән күп кенә киңәшләрен бирүче хезмәттәшем, талантлы җырчы Рифат Хөснияровка рәхмәтлемен. Әлбәттә, концертта сез шулай ук Рифатның да җырларын ишетерсез. Төрле телләрдә җырлаучы, Үзбәкстанда туган, Азнакайда үскән татар җырын яратучы егет ул», – дип уртаклашты Лилия Муллагалиева.
Әйткәндәй, шушы көннәрдә аларның өр-яңа җыры дөнья күрде. Ул "Югалма, табылма да" дип атала. Сүзләрен Гөлүсә Шаһбан, көен Лилия Муллагалиева иҗат иткән.