

Хәния Фәрхинең туган ягы Тәтешле районында аның һәйкәлен постаменттан алганнар. Бу хакта социаль челтәрләрдә җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, һәйкәл постаментыннан вакытлыча алынган.
Эш шунда, һәйкәл тирәли территорияне төзекләндерергә карар иткәннәр. Моңа инде тиешле акчалар да бүленгән. Һәйкәл торачак урында яктырту системасын булдыру, тротуарга плитка җәю, чәчәкләр өчен махсус корылмалар урнаштыру планлаштырыла. 2023 елның 30 маена – хәния Фәрхинең туган көненә, легендар җырчыбызның бронзадан коелган сынын урынына кайтарачаклар.
Чыганак: bashinform.ru