Киркоровка ватык сәгать бүләк иткәннәр

Хакы башлар әйләнеп, егылып китәрлек...

Руфина Таҗиева Лента.руРуфина Таҗиева Лента.ру
Фото:Руфина Таҗиева / Лента.ру

Җырчы Филипп Киркоров YouTube каналында биргән интервьюсында үзенә бүләк ителгән кыйммәтле сәгатьнең... ватык булуы турында сөйләгән.

  “Аны миңа юбилеема бер бик бай кеше бүләк иткән иде, - дип сөйләгән ул. –  Моның хакы кызыксындыра бит инде мине. Интернет челтәреннән “гуглить” итә башлаган идем, егылып китә яздым –  бәясе 500 мең евро тора. Безнең акча белән 31 миллион сум. Мин сәгатьне үзем белән Италиягә Евровидениедә дә алып бардым әле. Ышанасызмы, алар ике сәгатькә артка калып йөри башладылар, аннары бөтенләй “акылдан яздылар”. Баксаң, ул кеше бик, бик бай булса да, миңа кулланылган ватык сәгать  бүләк иткән булып чыкты...”

Интервью вакытында Киркоров үзенең бай, матди яктан  бик иркен яшәвен кат-кат ассызыклаган. Мактанасы килгәндер инде...

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас