

Гүзәл Уразова турында фильм төшергәннәр. Бу хакта ул үзенең “ВКонтакте” челтәрендә пост язган.
“Бу фильм Барда төбәгендә туган Гүзәл исемле кыз турында. Балачагым, яшьлегем, 20 ел иҗат юлым, 20 минут эчендә.
Зур рәхмәт фильмны төшерүче, төшерергә ярдәм итүчеләргә. Туган ягымда көтеп торган туганнарым, укытучыларыма.
Тулы фильм минем Youtube каналында.
Фикерләрегезне языгыз!
Сценарист, режиссер – Марсель Мәхмүтов; оператор, фильмны куючы – Марат Мөдәрисов; режиссер ярдәмчесе, тавыш режиссеры – Наилә Ханнанова; композитор – Зөлфәт Вәлиуллин; тавыш дизайнеры – Рәшид Вәлиуллин”, – дигән Гүзәл Уразова.
“Халык әйтә: ,,Тырышкан ташка кадак каккан". Бу әйтем, Гүзәл, сезгә кагыла. Рәхмәт, Гүзәл! Гаҗәеп, искиткеч фильм. Күз яшьләрсез булмый карап”,
“Шундый тетрәндергеч. Елый-елый, уйлана-уйлана карадым. Бик матур, рәхмәт сезгә, Гүзәл”,
“Бөтен Пермь крае халкы сезнең белән горурлана, Гүзәл”,
“Шундый йөрәккә үтеп керә торган булган. Бала чагымны искә төшердем. Күбрәк төшерергә тырышыгыз шундый фильмнар”, – дип язганнар пост астында җырчының подписчиклары.