

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин күп еллар элек гастрольләр белән Уфадага килгәч булган бер кызыклы хәлне сөйләгән.
“15-20 ел элек Уфага гастрольгә барырга җыенам. Кышкы салкыннарга иртәрәк булса да, аяк җылыда булсын дип кышкы ботинка кияргә уйладым. Иртәгәсен, ерак сәфәргә кузгалыр алдыннан “темнушка”га үрелсәм, ботинкамның эчке яктан тиресен көя ашап бетергән.
Көяне болай да яратмый идем. Бу юлы бигрәк ачу килде. Бүтән ботинка юк. Сатып алырга вакыт калмады. Киттем чаңгы ботинкасын киеп Уфага.
Барганда туңмадым. Аякта - калын йон оек, затлы чаңгы ботинкасы. Әйбәт кенә барып җиттек, кунакханәгә урнаштык. Кайберәүләр үземнән түгел, аягымнан күзен алмады. Уфада концерт заллары күп, алар шәһәр буйлап урнашкан. Шуңа күрә концертлар атна-ун көнгә сузылды. Бик тырышып җырлап, соңгы көнне тавыш калмады. Концерттан соң төнге 12дә мине Башкортстанның данлыклы тавыш докторына алып киттеләр. “Доктор, менә Татарстанның атказанган артисты, Уфа халкына җырлап тавышы бетте”, - диләр концертны оештыручылар. Профессор бер миңа, бер аягыма карады да: “Тамагыгызга салкын тигән, ә үзегез чаңгыда килгәнсез”, - диде. Хәлне аңлатып бирергә туры килде. Шуннан бирле чаңгы ботинкасын чаңгы шуганда гына киям”.
Чыганак: Сөембикә