Дөрес әйткәнме?

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны халыкка башкарырга рөхсәт бирергә кирәк, дигән.

Дөрес әйткәнме?Дөрес әйткәнме?
Дөрес әйткәнме?

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров репертуарындагы җырларны халыкка башкарырга рөхсәт бирергә кирәк, дигән.

“Бу фикерне Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка да җиткердем. Илһам абыйның җырларына бернинди авторлык хокуклары булырга тиеш түгел, аны халыкка башкарырга рөхсәт бирергә кирәк. Кем тели, шул җырласын. Алайса бетә. Илһам абыйның репертуарындагы җырлар бернинди кысаларга да кертелми, Русия авторлык җәмгыяте тарафыннан эзәрлекләнми, штрафлар булмый дигән закон чыгарга тиеш", - дигән Салават.

Салават Фәтхетдинов фикеренчә, Илһам Шакиров башкарган җырлар – халыкныкы. “Илһам абый киткәч, аның туганнары күп табылды. Шул мәсьәләне хәл итүне күздә тотам. Ничек тә булса закон нигезендә Илһам абый репертуарындагы җырлар  халык җырлары дип саналсын дигән мәсьәләне хәл итәргә телим”, - дигән җырчы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас