

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Русиянең иң яхшы җырчы һәм актерларын билгеләү буенча сораштыру үткәргән.
Нәтиҗәдә ир-ат җырчылар арасында иң күп тавышны Олег Газманов җыйган, ә хатын-кызлар арасында беренче урынга Полина Гагарина чыккан.
Ир-егетләр арасында иң яхшылар исәбенә шулай ук Shaman (Ярослав Дронов 13%), Николай Басков (9%) һәм Филипп Киркоров (8%) кергән. Алардан соң Григорий Лепс, Сергей Лазарев (6%) Николай Расторгуев һәм Лев Лещенко (4%) килә.
Хатын-кызлар арасында икенче урында – Алла Пугачева (8%), өченчедә – Валерия (7%). Рейтингка шулай ук Лариса Долина, Юлия Чичерина, София Ротару, Елена Ваенга, Zivert, Пелагея һәм Земфира эләккән.
Актерлар арасында иң күп тавыш Сергей Безруков һәм Елизавета Боярская өчен бирелгән.
Лидерлар рәтендә шулай ук Константин Хабенский (9%), Владимир Машков һәм Сергей Бурунов (7%) тора.
Иң яхшы актрисалар исемлегендә – Светлана Ходченкова, Екатерина Климова, Александра Бортич һәм Екатерина Гусева.
Сез бу сораштыру нәтиҗәләре белән килешәсезме? Әллә иң яхшы җырчы һәм актер дип бүтән кешене күрсәтер идегезме?