+21 °С
Болытлы


Мәчет янында ярымшәрә биеп шелтә алган һәм моның өчен гафу үтенергә мәҗбүр булган биюче Резедә Ганиуллина Һиндстанда яшәп алганнан соң Татарстанга кайткан иде. Әмма туган җирендә ул озак тоткарланмаган, янә читкә китеп барган. Хәзер инде – Марокко якларына. Бу хакта биюче социаль челтәрләрдә үзе хәбәр итте.
«Язмышым мине Мароккога китерде. Мин моңа бик шат. Ышанычлы итеп Көнчыгышка таба атладым һәм ялгышмадым. Күзәтеп барыгыз», – дигән.