Йолдызлар тормышыннан
29 октябрь 2022, 06:57

Русча җырлаганы өчен Сердючкага штраф яный

Львов өлкәсендә рус теле 2018 елда  тыелган икән...

yaplakal.comyaplakal.com
Фото:yaplakal.com

Верка Сердючка псевдонимы астында чыгыш ясаучы Украина җырчысы Андрей Данилкога Львов шәһәрендә рус телендә җыр җырлаганы өчен җәза бирергә мөмкиннәр. Аңа штраф яный.

Шәхси бер чарада җырчы “Я не поняла” җырын русча башкарган. Ә Львовта 2018 елда рус телен тулысынча тыйдылар. Ягъни “рус телендәге теләсә нинди мәдәният продуктына” тыю кертелде.

Львов өлкә советының мәдәният, мәгълүмат сәясәте  депутатлар комиссиясе рәисе Святослав Шеремет комиссия утырышында бу закон бозу очрагы каралачак, дип белдергән. Тыюны бозган өчен Верка Сердючкага штраф яный.

“Бу хәлне махсус комиссиядә тикшерәчәкбез, Львовта мондый хәлләр булырга тиеш түгел. Беренче чиратта эшкуарлык субъекты мондый хәлләргә юл куярга ярамый дигәнне аңларга тиеш”, – дип сөйләгән Шеремет.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас