Йолдызлар тормышыннан
28 октябрь 2022, 17:02

Парлы сандугачлар

Татар эстрадасының “парлы сандугачлары” дип әйткәндә аз да түгел, күп тә түгел бер дистә җырчы күз алдына килә. Шулай да алар арасында Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина аерылып тора. 

Парлы сандугачларПарлы сандугачлар
Парлы сандугачлар

Татар эстрадасының “парлы сандугачлары” дип әйткәндә аз да түгел, күп тә түгел бер дистә җырчы күз алдына килә. Шулай да алар арасында Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина аерылып тора. Бәлки әлеге пар сәхнәдә, тамашачы күз алдында хасил булганга аерым мәхәббәт яулагандыр... Ә бәлки тавышлары, моңнары күңелләргә үтеп кереп, иң нечкә кылларны тибрәндерергә сәләтледер. Кечкенә дә төш кенә, диләр Гөлсирин кебек хатын-кыз хакында. Сәхнәдә аның моңлы сандугач икәнен беләбез, ә тормышта нинди икән соң?

–Гөлсирин, сөйләшүне балачактан, туган ягыгыздан башлыйсы килә.

–Мин Мамадыш районы Урта Кирмән авылында иҗади гаиләдә туып үстем.

Әтием Ришат Хөҗҗәт улы улы – музыкант, баянда уйный. Әнием Ләйлә Рәгыйп кызы – гореограф һәм режиссер. Алар икесе дә Алабуга сәнгать көллиятендә укыганнар һәм шунда танышканнар. Минем әнием Пермь ягыннан. Әгәр сәнгатькә тартылышы булмаса һәм әгеге уку йортына кермәсә, алар, гомумән, очрашыр идеме икән?.. Алабуга сәнгать көллияте безнең гаилә өчен бик әһәмиятле уку йорты инде ул. Мин үз вакытында анда укыдым. Хәзер сеңлем шунда укытучы булып эшли.

Без гаиләдә дүрт бала. Мин иң өлкәне. Аз гына кечерәк сеңлем Гөлчәчәк бар. Җиде яшь кечерәк энекәшебез Адил бар. Ә иң кечебез Ислам була.

Әти белән әни авылда яшиләр.

–Кайчан җырлый башладың?

–Әтинең сөйләвенә караганда, миңа 9 ай булганда алар дусларының туйларына барганнар. Шул туйда мендәргә утырып сызгырып утырганмын инде. Һәм тагын бик иртә сагыз чәйнәргә өйрәнгәнмен.

Безнең урам халык телендә Арт урам дип йөртелә. Бер иш балалар күп үстек. Егермеләп булганбыздыр. Бөтенебез җыелып концерт куя идек. Бер капка төбендә зур гына юкә үсә һәм аның янында киселгән агачлар ята иде. Шул агачларга күршедәге әби-бабайларны тезеп утыртып, концерт күрсәтә идек. Әти-әнидән күргәнбездер инде. Алар бик еш ансамбльләре белән гастрольләргә чыгып китәләр иде бит. Урамда гына түгел, өйдә дә үзебезнең әби белән бабайга концерт куя идек.

Балачак иң рәхәт вакыт инде ул. Кайтыр идем мин анда!..

–Ә кечкенә Гөлсирин нинди булган икән?

–Әти-әни сөйләве буенча минем сеңлем Гөлчәчәк – елак, ә мин тыныч булганмын. Әмма үсә төшәрәк рольләрне алмашканбыз. Үзсүзлелегем бар иде. Анысын үзем дә хәтерлим. Без сеңлем белән игезәкләр кебек үстек. Хәтта бер төрле кием кидерәләр иде. Аның гадәттә размеры һәм ара-тирә төсе ике төрле була иде инде.

Ә, гомумән алганда, барлык авыл кызлары шикелле урамда уйнап үстем.  Күрше кызлары белән матур итеп “аш пешереп”, яфрак-акчалар белән “кибеттә сатып”... Аз-маз шуклыклар да булды инде. Кирмәнчек дигән елга бар. Чишмәләр чыга анда, суы сап-салкын. Күрше кызлары Рәмилә белән Нәзилә һәм Гөлчәчәк белән мин шунда төшеп киттек. Ул елгада су коенмаганнарын беләбез бит. Кеше килмәсен дип сакта торып, алмаш-тилмәш кызу-кызу су коенабыз. Бервакыт карасак, әниләр кычытканнар тотып төшеп килә... Булды инде булды. Шуның өчен балачак бит ул.

–Балачак мәктәпне тәмамлау белән тәмамлана шул. Аннан соң тормыш юллары кайсы якка алып китте?

–Мәктәптән соң Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә 4 ел укыдым. Бик сөенәм нәкъ шушы уку йортында профессиональ белем алганыма. Студент чакта мин “Сандугач. Соловей” дигән конкурста катнаштым. Аның шартнамәсендә “1 урын алучы Винера Ганиева классына бюджет урынга укырга керә ала” дигән сүзләр бар иде. Һәм мин 1 урын алып югары уку йортына укырга кердем. Кирәк вакытта дөрес юл ачып, дөрес юл күрсәтеп торган язмышыма бик рәхмәтлемен.

Ваһапов фондына ничек килеп эләктең?

–Мин көллияттә укыганда әти белән җырларыбызны яздырдык та радиога бирдек. Ваһапов фондының җитәкчесе, продюссер Рифат Әхмәт улы  “Кашымның каралары” дигән җырны ишетеп алган һәм “Болгар” радиосына килеп, әтинең телефон номерын табып, бәйләнешкә чыкты. Ул мине концертларга чакырды. Мин 2 курста гына укый идем. Укудан китеп концертларга йөри алмадым. Шуалй да 2013 елда Ваһапов фестивальдә катнашып, 3 урын алып Ваһапов фонды канаты астына кереп эшли башладым.

–Син фондтан тыныч, дустанә мөнәсәбәттә чыгып киттең.

–Вагапов фестиваленә исемемне күтәреп, халыкка таныткан өчен бик зур рәхмәтлемен мин. Андагы барлык эшләүчеләргә дә һәм Рифат Әхмәт улына бик бик-бик рәхмәтле.

–Тамашачы “Ваһаповчы” Гөлсирин Абдуллина дигән җырчыны күрде, таныды, яратты. Анда син күбрәк халык җырлары, моңлы җырлар башкардың. Үзаллы җырчыга әйләнгәч, репертуарың инде моңлы җырлардан гына тормас дигән шик бар.

– Бу җәһәттән өздереп әйтә алам! Кечкенәдән халык җырларын, ретро җырларны яратып тыңлап үстем. Мин аларны бик яратам. Күңелем моңлы җырларга тартыла. Алар минем күңелемдә, нигеземдә тупланган. Ә нигез ныклы булса, аны какшатып булмый инде ул. Нинди генә яңа җырлар эшләтсәк тә, шуңа кайтабыз без. Киләчәктә дә халык җырларын онытмыйча, заманча эстрада җырларын да башкарырга ниятем бар. Бик күп җырчылар эстрада җырларын да, ретро җырларны да заманчалаштырып эшли. Без дә эшли алабыз.

Тамашачы яңа Гөлсиринне, аннан соң фондтан киткән яңа Азат Абитовны ничек кабул итәр дигән курку булдымы? Популярлык кимүдән шөрләтмәдеме?

–Булды инде ул бераз. Репертуарга яңа җырлар туплый башладык. Элекке җырларны да азрак заманчалаштырырга тырышабыз. Күбрәк эшләргә, күбрәк иҗат итәргә һәм тамашачының күңелен яңа сыйфатта яулап алырга дигән теләк бар.

–Кечкенә кыз үстерәсез бит инде. Өстәвенә, икегез дә үзаллы җырчылар хәзер. Иҗатны да, гаиләне дә алып бару авыр түгелме?

–Гаиләне дә, иҗатны да тигез алып барган парлар бик күп. Без дә алардан ким түгелдер. Икесен бергә без дә алып барырга тырышабыз. Начар килеп чыкмый бугай.

–Иҗаттан шәхси тормышыгызга күчик. Башка җырчылар да кияүгә чыгып, өйләнешеп тора, әмма сезнең кебек өч ел буе туй концерты куючылар булмады бугай.

–Өч ел ук булмады инде ул. 1 ел гына. Әле һаман да сорыйлар ул концерт программасын. Күп җирдә чыгыш ясый алмый калдык. Ул вакытта карантинга кисәк кенә ябып куйдылар бит. Ә күп якларда көткәннәр иде. Үкенчкә калды. Каян гына килеп чыкты бу чир диярсең...

–Ниндидәр килен син, Гөлсирин? Бик усал түгелме?

–Минем холкымда усаллык бар ул, әмма явыз усал түгел мин, Аллага шөкер. Аннары бик еш мин артыгын сөйләшмичә, күзәтеп кенә утырырга мөмкинмен. Артыгын сөйләмәвем миңа бик нык ярдәм итә. Ә инде иң якын кешеләрем белән сөйләшкәндә мине туктатып та булмый, бөтенләй ачылып бетә алам.

Нинди килен дип... Бу сорауны миңа түгел, әткәй-әнкәйгә, Азатның туганнарына бирергә кирәктер ул.

– Алайса Азат нинди кияү? Әти-әниең аны ничек кабул итте?

–Минем бер концертымны 2015 елда ясадылар. “Гөлсирингә өч кияү” дип аталды ул. Сценарий буенча Азат, Рәнис һәм Артур кияү буларак чыгыш ясадылар. Беренче концерт минем туган ягымда Мамадыш районында узды. Ул вакытта мин Азатка егеткә караган шикелле карамый идем әле. Ул минем дус кызым кебек иде. Бөтен серләремне сөйли идем аңа. Нишләп карамаган булганмындыр, белмим хәтта. Концерт белән кайткач, минем әти-әниләр өстәл әзерләделәр. Авылда бәлешләр пешереп, табын кордылар. Шунда Азат: “Исәнмесез, мин сезнең киявегез!”– дип килеп кергәндә булган. Ул аны концерт сценариена ярашлы гына әйтеп куйган булган инде. Әти-әни дә аптырабрак карап куйса да, шулай дип кенә кабул иткән. Хәзер көлешеп искә алалар.

Ә Азат бик яхшы кияү ул. Әти-әниләрем бик ярата үзен. Рәхәтләнеп сөйләшә, игътибар  белән тыңлый. Аның хәзер баҗае да бар. Сеңлем дә кияүгә чыкты. Энеләрем белән дә бик рәхәт аралашалар.

–Ачуланышкан, үпкәләшкән чакларда кем беренче килеп эндәшә? 

–Үпкәләшкән вакытларда мин иң беренче киләм. Ачуым килә икән, мин сөйләшмичә озак кына йөри алам. Хәзер мондый гадәт Азатта да бар. Без икебез дә Әтәч елында, Кәҗәмегез йолдызлыгы астында туган. Үзсүзлелек икебездә дә җитәрлек. Шуңа күрә кайбер чакта артыкка китмәсен дип “ярар, ярар” дияргә өйрәнеп киләбез.

–Укучылрыбызга нинди теләкләр җиткерер идегез?

Күкләребез – аяз, илләребез тыныч булсын. Куркыныч чирләр бетсен. Тынычлыкта, матур тормышта, җиңеллектә яшәргә язсын. Киләчәктә концертларга заллар тутырып килергә, безнең яңа җырларыбызны рәхәтләнеп тыңларга язсын. Һәммәгезгә саулык-сәламәтлек телим!

Эльмира Ибраһимова әңгәмәләште.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас