

Һинд киноларын елый-елый карап утырасың да, “Бигрәк инде! Тормышта алай булмый” дип күзләреңне сөртеп куясың. Тик була икән шул, ничек кенә була икән!
Заманында бөтен дөньяның миллионлаган хатын-кызын үзенә гашыйк иткән Митхун Чакрабортиның улы - үзе дә актер Махакшай (Мимох) Чакрабортины туенда кулга алган булганнар. Актер 2020 елда актриса Шила белән продюсер һәм режиссёр Субхаш Шарманың кызы - модель Мадалса Шармага өйләнгән. Аларның әти-әниләре бергә эшләгән һәм бер-берсен бик яхшы белгән. Яшьләр дә дус булганнар, аралашып үскәннәр. Ул дуслык нәтиҗәдә чын мәхәббәткә әверелгәнме, килешү буенча никах булганмы - анысын үзләре генә беләдер. Әмма никах көнендә нәкъ кинодагы кебек: полиция килеп кергән дә мәҗлесне туктатып, кияүне көчләүдә гаепләп, кулга алганнар. Баксаң, Мимох Чакрабортины элек очрашып йөргән кызы көчләүдә гаепләгән икән. Алар өч елдан артык очрашып йөргәннәр. Кыз бу очрашуларның ахыры туй белән тәмамланыр дип өметләнгән. Әмма өметләре акланмаган... Данлыклы гаиләгә килен булып төшәсе алданган кыз Мимохны да, аның әнисе Йогита Балины да гаепләп, полициягә мөрәҗәгать иткән. Егетне - өйләнәм дип алдауда, ә әнисен аларның өйләнешүенә каршы булуы, улыннан суынмаса, кызны “юк итү” белән янауда гаепләгән.
Шулай итеп туйны туктатканнар һәм тикшерү эше башланган. Әмма аның барышында кызның туйны бозар өчен яла ягуы гына ачыкланган. Егет иреккә чыккач, планлаштырылган туйны шаулатып уздырганнар.
“Киявемә яла яктылар. Мимох та, Мадалса да бик бәхетле. Митхунны да, гаиләсен дә бик күптән беләбез. Андый хөрмәтле кешенең гаиләсе белән кушылуга кем дә шатланыр”, – дигән “теща” кеше.
Искиткеч кино сюжеты, шулаймы? Тик төп геройларның гына кайсы - уңай, ә кайсы тискәре икәнен аңлап бетереп булмый... Күреп үскән кино сюжетларына таянып фикер йөртсәк, ул әле кадр артында. Менә-менә баһадир гәүдәле яшь һәм чибәр Митхун килеп керер дә, җырлый-җырлый, елый-елый алданган кыз өчен үч ала башлар сыман. Әмма... тормышта кинодагыча булмый.