

Русиянең рэп башкаручысы Моргенштерн (Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары исемлегенә кертелгән) эчкечелек турында сөйләгән һәм реабилитация үзәгендә дәваланырга ниятләвен хәбәр иткән.
24 яшьлек артист соңгы 6 ай тормышын “запой, гаилә драмасы һәм рок-н-ролл” дип тасвирлаган. Шулай ук 22 яшьлек Дилара Зиннәтуллина белән аерылышуга да алкоголь бәйлелеге сәбәпче булды дип өстәгән.
YouTube-тагы “Вписка” тапшыруын алып баручылар рэпэрдан нишләп эчүне ташлый алмыйсың дип сорагач, Моргенштерн: “Мин ансыз йоклап китә алмыйм. Организмны шундый чиккә җиткергәнмен, хәмерсез шөбһәләнә башлыйм, паранойя, тремор башлана. Алкогольсез тормыштан ләззәт алып булмый”, – дигән.
Башкаручы сүзләре буенча, ул реабилитация үзәгендә дәваланырга тели. Һәм ул алкоголь куллануны үзаллы ташларга теләмим, чөнки “белая горячка”дан куркам дип өстәгән.
“Хәзер альбомым чыккач, мин яхшы итеп бәйрәм итәчәкмен, аннары бер-ике атнага рехабка (реабилитация үзәгенә) ятармын дип торам. Капельницалар алып, чистарынып, бу чирдән котылырга иде ният”, – дигән музыкант.
Чыганак: lenta.ru