Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
4 октябрь 2022, 14:13

Җәвит Шакировтан бер шигырь: «Иртәгесен белгән юк!»

"Бүгенге вазгыять" дип атала ул.

Җәвит Шакировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.
Җәвит Шакировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.

Җәвит Шакиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә һәр аңлашылмаучылыкны хәл итү юлын, гайбәтчеләргә җавапны да шигырь аша җиткерергә тырыша. Бу юлы аның яңа шигыре «Бүгенге вазгыять» дип атала.

«Илгә төшкән авырлыкны

Ил белән күтәргәннәр.

Иңгә төшкән авырлыкны

Иң белән күтәргәннәр.

Илләр җирләр даулаган,

Илләр илгә янаган.

Дошман илгә теш кайраса,

Ирләр кылыч кайраган.

Илләр – илгә кызышкан,

Илләр – илгә үч тоткан.

Илләр – илне котырткан,

Илләр – илне юк иткән.

Илләр – илгә яу чапкан,

Илләр – илгә ук аткан.

Илләр – илгә юл япкан,

Илләр – илгә юл ачкан.

Кемдер илен югалткан,

Кемдер телен оныткан.

Кемдер үз илен саткан,

Кемдер иленнән качкан.

Нинди генә кешеләр юк,

Нинди генә илләр юк.

Кеше аяк басмаган,

Инде хәзер җирләр юк?

Асты-өскә килгән дөньяның

Иртәгесен белгән юк!

Хәерле генә булсын инде, чөнки дөнья үзгәрде. Әле «берсеннән» арынып бетмәдек, инде «икенчесе» килеп басты. Алда тагын ниләр көткәнен бер Ходай гына белә торгандыр?» – дип язган халык артисты.

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас: