Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
3 октябрь 2022, 16:43

Алла Пугачевага багышлап сүгенүле язма урнаштырганнар

Примадоннага нигә каныгалар?

m.kino-teatr.ru
Фото:m.kino-teatr.ru

Мәскәүдә Останкино телерадиокомпаниясе фасадында янә эстрада җырчысы Алла Пугачевага багышланган  сүгенүле язу пәйда булды. Билгесез кешеләр җырчыдан ни өчен соң Русиягә кайткан идең  (“Алла, так а ****(“зачем” сүзе сүгенү рәвешендә) ты вообще приезжала?”) дип сораган.

Язма мөрәҗәгать Пугачеваның Русиядән китүеннән соң (белүебезчә, Алла Борисовна күптән түгел илгә кайткан иде) барлыкка килгән. Примадонна Израильгә бер якка гына билет алган.

Русиядән китүеннән соң җырчы Подмосковьеның Грязь авылындагы йортын сатуга куйган. Йолдызлы парның йорты 1 миллиард сумнан бәяләнә. Әлегә Подмосковьедагы 6 катлы йортны алырга теләк белдерүче юк. Mash мәгълүматы буенча, бүгенге көндә  йортка җырчының оныгы Никита Пресняков күз-колак булып тора.

Артистка  быел язга кадәр балалары укыган Липки авылындагы гимназиягә дә кереп чыккан. Ул 1 сентябрьдә 3 сыйныфка укырга төшкән балаларының шәхси эшләрен, өлгереш табелен, медицина карталарын, грамота һәм бүләкләрен әзерләргә кушкан.

Быел мартта Алла Пугачева белән Максим Галкин (Юстиция министрлыгы тарафыннан чит ил агентлары-физик шәхесләр реестрына кертелгән) балалары белән бергә Русиядән китте. Берничә ай дәвамында гаилә Израильдә яшәде, соңрак Латвиядә вилла арендалады. Август ахырында Алла Пугачева Русиягә кайткан иде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: