Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
27 сентябрь 2022, 18:26

Сынаулар аны сындырмаган

Танылган җырчы, озак еллар каты авыру белән көрәшүче Дәниф Шәрәфетдиновның хәлләре ничек?

Сынаулар аны сындырмаган
Сынаулар аны сындырмаган

Моннан берничә ел элек популяр булган җырчы Дәниф Шәрәфетдинов хәзер сәхнәдә күренми.  Ул берничә ел элек  юл һәлакәтенә очрап, сәламәтлегенә зур зыян килгән иде. Моннан тыш аңа “Бехтерев авыруы” дигән диагноз да куйганнар.

- 2000 елның көз аенда авариягә очрадым. Бу авыру исә аңа кадәр барлыкка килгәнме – әйтә алмыйм. 2005 елда умыртка сөягем авырта башлады һәм йөрергә кыенлашты. Шуннан урын өстенә аудым. Нәрсә әйтим – яман чир. Әгәр дә аны вакытында махсус препаратлар белән бастырып тормасаң, барысы да аянычлы тәмамланырга мөмкин. Шул авыруым башта аякларыма бәрде, күзләрем күрмәс булды, - ди җырчы. –2016 елга кадәр концертлар белән һаман гастрольләргә йөрдем бит. Аннары күзләрем дә күрми башлагач, иҗат юлымны туктатырга туры килде. Бүген исә бер күзем бөтенләй күрми, икенчесе дә 20-30 процентка гына.

Миңа үз вакытында күп суммаларда акчалар җыеп, препаратлар алырга булыштылар. Хәтта хәйрия концертлары да оештырылды. Хәзер, Аллага шөкер, дәүләт программасы аша кирәкле даруларны алам. Яшәргә дәрт бар!

Хәзер дәваланам да, эшлим дә. Өйдә үз студиям бар, тавыш яздыру, аранжировкалар ясау белән шөгыльләнәм. Башкортстаннан Рәис Ханнанов, Урал Рәшитов, аннары Илгиз Закиров, Виталий Агапов, Зиннур Сәфиуллин; шагыйрьләрдән Марат Кәбиров, Зифа апа Нагаева белән эшлим, - дип Дәниф хәлләре белән уртаклашкан. 

 

Чыганак:Шәһри Кпзан

Сынаулар аны сындырмаган
Сынаулар аны сындырмаган
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: