Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
27 сентябрь 2022, 09:35

Шатлыктан башы әйләнгән

Яңа туган баланың авырлыгын килолап язып чәпәгән дә, аз да түгел, күп тә түгел 3530 килограммлы пәһлеванның әтисе булган да куйган!

Шатлыктан башы әйләнгән
Шатлыктан башы әйләнгән

Җырчы һәм танылган алып баручы, «Башваткыч» тапшыруы аша күпләрнең хөрмәтен һәм сөюен яулаган Зөлфәт Зиннуров гаиләсендә зур шатлык. Ике кыздан соң улы туган!

"Бер уч булдык, Аллага шөкер! 3530 кг, 53 см. МАЛАЙ!!!" дип сөенчесе белән бүлеште ул. 

Кызларын ничек яратуын социаль челтәрләр аша күреп торабыз, тик шулай да улы тугач, шатлыктан әти кешенең башы бөтенләй әйләнгән бугай. Яңа туган баланың авырлыгын килолап язып чәпәгән дә, аз да түгел, күп тә түгел 3530 килограммлы пәһлеванның әтисе булган да куйган!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: