+19 °С
Болытлы
Мирзаяновларның “Яннарымда ул булганда” дигән яңа җырлары дөнья күргән.
“Яныбыздагы якын кешеләребезнең кадерен белик”, – дип язган Зөлфирә социаль челтәрләрдә бу җырны урнаштыргач.
Яңа иҗат җимешләренә карбызлы клип та төшерелгән. Сап-сары басуда - ат арбасы һәм анда дистәгә якын карбыз ята. Зөлфирә белән Алмаз карбызны урталый бүлгәнәр. “Үзебезчә күңелле, кызыклы, рәхәт итеп төшерергә тырыштык”, – дип язган җырчы бу хакта.