Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
24 сентябрь 2022, 01:23

Ләйсән Гыймаевага яман шеш диагнозы куйганнар

Тормыш 180 градуска борылды да куйды... -  ди җырчы. 

bigbookname.com
Фото:bigbookname.com

Шушы көннәрдә генә җырчы Ләйсән Гыймаевага операция кичергән иде. Әзрәк айнып, хәл кергәч, моның сәбәбе турында сөйләрмен, дип вәгъдә иткән иде җырчы. Сүзендә торды. Социаль челтәрдәге аккаунтында Ләйсән бик күптәннән җыелып килгән эч-серләре белән уртаклашкан. 

«Сездә рак...» Елмаеп-көлеп, шаярып кызыклар төшереп йөргән Ләйсәнегез ун ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җитте... Тормыш 180 градуска борылды да куйды...

Диагнозны ноябрь уртасында куйдылар. Рак белән авыручылар хакында ишеткәндә дә йөрәк «жу» итә иде, ә күзеңә карап, табибның шулай диюе икеләтә, өчләтә авыр...

Моны минем хәлдә калганнар гына аңлар.

Бу хәбәрне ишеткән көн – яңа ел съемкасына туры килде. Тыштан елмаям, эчтә – ут, ялкын... Әле алып баручы ролендә идем. Барысы да төштәге кебек узды.

Иң беренче башка килгәне – «Миңа күпме яшәргә калган?»

Кызларым, әни, ирем....

Нишләргә? Кемгә барырга? Нинди табиблардан киңәш сорарга? Якыннарыма ничек әйтергә? Башымда мең төрле уй...

Барысын да беренче әнигә әйттем. Гистология анализын белергә клиникага аның белән бардык... Шунда әнинең ныклыгына шаккаттым! «Җебемә, балаларың хакына нык бул!» – диде ул миңа. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер, ләкин миңа сиздермәде...

Декабрь ахырына куелган операцияне дүрт күз белән көттем. Мең дә бер анализ, тикшеренүләр үткәндә вакыт туктап калган кебек бик әкрен барды...

29 декабрьдә ясалган операциядән соң Яңа елны хастаханәдә каршы алдым... Дәвамы соңрак», – дип язган Ләйсән.

«И-и-и, Алла, сәламәт бул. Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламасын!», «Нык булыгыз, бирешмәгез!», «Көчле бул, Ләйсән!», «Сынауларны җиңел үтәргә язсын!», «Барысы да әйбәт булыр, иншалла», «Аллаһ сезгә шифа бирсен бер үк», «Ләйсән, сез көчле хатын-кыз, нык булыгыз», – дип җылы сүзләрен, изге теләкләрен ирештергәннәр аңа виртуаль дуслары.

«Ләйсән, нәкъ минем кебек булгансыз икән. Мин дә онкология үткән кеше. Егерме биш ел элек миңа да декабрьдә операция булды. Күңелегезне төшермәгез! Яхшыга өметләнеп алга таба яшибез, Алла боерса! Минем аккаунтта үзем кулланган төрле рецептлар бар, кызыксынсагыз», – дип язган әлеге хәсрәтне башыннан кичергән Дания ханым.

Ихлас күңелдән җырчының  савыгуын телибез. 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас: