Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
22 сентябрь 2022, 13:48

Концертында серләрен ачачак

Популяр җырчы Руслан Кираметдинов яңа сезонда халыкны нәрсәләр белән шаккатырачак, шәхси тормышында нинди үзгәрешләр бар?

Концертында серләрен ачачак
Концертында серләрен ачачак

Руслан иҗатындагы соңгы яңалыклары белән бүлешкән.

- Иҗат итәм. Менә октябрь ахырында башта Татарстан, ә аннан кабат Башкортстан районнарына чыгып, Русиянең кайбер шәһәрләренә концертлар белән барачакмын. Тулысынча яңа программа әзерләдем. Күпчелек җырларым туган як, әти-әни кадере турында. Мәхәббәт турында да берничә җыр булачак. Ләкин төп басымны быел мәгънәле җырларга ясадым. 13 кешедән торган бик көчле музыкаль коллектив тупланды. Бер популяр җырчының музыканты да миңа күчте. Аның кем икәнлеген әлегә әйтми торам. Концертларда үзегез күрерсез.

Быелгы концертларымда мин серләремне ачарга карар иттем. Тамашачыма тормышым, башымнан үткәннәр турында башыннан ахырына кадәр сөйләячәкмен. “Ильмира белән кавышачакбызмы, юкмы?”, “Әле һаман да бер-беребезне яратабызмы, юкмы?” – шул сорауларның барысына да җаваплар концертларда булыр, - дигән ул.

 

Чыганак: Интертат

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: