Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
21 сентябрь 2022, 13:49

Үзен сынап караган

Хәзерге тормышны телефон һәм социаль челтәрләрдән башка күз алдына китерү дә кыендыр. Иртән торып, күзне ачуга ук ватсап, инстаграм, телеграм...  Җырчы Дилә Нигъмәтуллина телефонга бәйлелек турында социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Үзен сынап караган
Үзен сынап караган

Бер вакыт җырчы иртән телефонын өендә онытып калдырган. Шундук әйләнеп кайтмаган, ә үзен сынап карарга булган - бер көн генә булса да телефонсыз йөреп карыйм әле, дигән.
Кичкә кадәр генә түзеп була инде, тора алгандыр, дисезме? Юк шул! Нәтиҗәдә, бу сынау барып чыкмаган һәм өч сәгать узуга ук Дилә телефоны артыннан кайткан.
"Без телефонга бәйле кешеләр! Телефон янда булмаса, бер эш тә эшләп булмый", - дигән Дилә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: