Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
20 сентябрь 2022, 20:22

Сергей Бодровның гаиләсе бүген ничек яши?

Актёрның вафат булуына 20 ел. 

Сергей Бодровның гаиләсе бүген ничек яши?
Сергей Бодровның гаиләсе бүген ничек яши?

Сергей Бодровның гаиләсе: кызы - актриса, ә хатыны Светлана башкача кияүгә чыкмаган.

Бодровның вафат булуына бүген, 20 сентябрьдә, 20 ел тулды.

Сергей Бодров — актер, Русия кинорежиссеры, сценарист, телевидение алып баручысы, «Кавказская пленница», «Брат», «Брат 2», «Война» фильмнары аша танылу яулаган.

20 ел элек Сергей Бодров фаҗигале рәвештә вафат булды. "Связной" фильмын төшерүче төркемнең өстенә боз катламы төшеп, алар аста калды. Якыннары һәм волонтерлар аларның гәүдәләрен 2004 елның февраленә кадәр эзләделәр, тик Сергей Бодровның мәете табылмады.

Актерның гаиләсе — аның хатыны Светлана, кызы Ольга һәм улы Александр бүгенге көндә ничек яшиләр? Светлана тол калганнан соң, башкача кияүгә чыкмаган, балаларын ялгыз тәрбияләп үстергән. Бүген ул Беренче каналда эшли.

Балалары иҗади кешеләр. Кызы Оля актрисага укып чыккан. Аның кино дебюты фурор тудырган: Ольга "Море молнуется раз "фильмында төп рольне уйнаган. Картина узган елгы "Кинотавр"кинофестивале җиңүчесе булган. 

Бодровның улы Александр әтисен күреп үсмәсә дә, аңа бик охшаган. Саша язмышын музыка белән бәйли. Үзенең төркеме бар. Узган ел беренче "Рэп-мастерская" дип аталган альбом чыгарган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: