Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
20 сентябрь 2022, 11:17

Пиар заманында яшибез

Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина: "Өч минутлык сөйләшү өчен ярты көн әзерләнеп, дулкынланып җан чыга".

Пиар заманында яшибез
Пиар заманында яшибез

Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина, бүгенге тормышта артист булу җиңелме, дигән сорауга болай дип җавап биргән:

"Бүгенге көн – үзеңне һәрьяклап күрсәтү, пиар, телевидение заманасы.
Ә нишләргә? Әлбәттә, замана чиреннән артта калырга ярамый. 
Һәр артистның гөрләгән, кайтып кермичә юлларда, гастрольләрдә ташып торган энергия белән хезмәт иткән мәле шул чорда була. Ә бит әле иҗат, хезмәт дәвам итә, нәкъ менә шул мизгелдә замана чире ярдәмгә килә. Яңарак "ТНВ"  каналында кунакта булдык.Өч минутлык шундый сөйләшү өчен дә ярты көн әзерләнеп, дулкынланып җан чыга. Кем әйтә артист хезмәте җиңел дип..? Һәр хезмәт, әгәр җаның, тәнең биреп эшләсәң – авыр. Тик мин бер вакытта да үз һөнәремне сайлганга үкенмәдем. Тамашачы, халык, кешеләр белән булу – язмышның иң зур бүләге. Эшләргә язсын, экраннар аркылы булса да, очрашып, без исән әле дип, сәламләшергә насыйп булсын.", - дигән ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: