Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
20 сентябрь 2022, 11:27

"Кайгыда үземнең генә калганым юк иде"

Җырчы сагыну-сагышлары белән уртаклашкан.

"Кайгыда үземнең генә калганым юк иде"
"Кайгыда үземнең генә калганым юк иде"

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бәриева ТНВ каналында чыгучы “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруы кунагы булган. Очрашуда вакытыннан алда китеп барган тормыш иптәше Линар турында да сөйлгән.

Җырчы ире белән танышу тарихын исенә төшереп: “Линар минем тормышыма кинәт килеп керде. Һәм кинәт кенә китеп тә барды.  Өч көн эчендә танышып, очраша да башладык. Ул вакытта без әни белән икәү генә яши идек. Әнинең, әтине югалтканнан соң, сәламәтлеге начарайды, мин ике эштә эшләдем. Очрашуларга йөрергә, егетләр турында уйларга минем вакыт һәм теләк тә юк иде", - дигән Айгөл. – Ә Линар тормышымның иң авыр вакытында пәйда булды. Шуннан башлап бөтен гомер аның белән узды. Ул, 25 ел дәвамында, минем өчен - әти дә, әни дә, абый да, дустым да, ирем дә, яраткан кешем дә иде. Кайгыда үземнең генә калганым юк иде әле. Фотоларны, видеоларны карыйм да, китмәгән дә кебек тоела”, — дип җырчы сагыну- сагышлары белән уртаклашкан.

 

Чыганак: ТНВ

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: