Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
20 сентябрь 2022, 15:06

Җитмешне узгач, кларнетта уйнарга өйрәнгән

“Кышкы романс”, “Уфа юкәләре” һәм башка бик күп популяр җырлар авторы, композитор Рим Хәсәновның кларнетта берничә аудио альбомы дөнья күргән.

Җитмешне узгач, кларнетта уйнарга өйрәнгән
Җитмешне узгач, кларнетта уйнарга өйрәнгән

 “Сәләтле кеше – бар нәрсәгә дә сәләтле” дигән гыйбарәне раслап, композитор-музыкант әле дә зур уңышларга ирешә. Күптән түгел ул катлаулы уен коралында уйнарга өйрәнгән.

– Моннан 7 ел элек мин Милли симфоник оркестрның хәзерге генераль директоры Артур Назиуллинның кларнет өчен катлаулы классик әсәрләрне башкарганын ишеттем. Дөресен генә әйткәндә, аның чыгышы мине шаккатырды. Чөнки болай ук югары дәрәҗәдә дөньяның иң тәҗрибәле виртуозлары гына башкара ала. Аны тыңлаганнан соң, мин түзмәдем, кибеттә 8 меңгә үземә пластмасса кларнет сатып алдым. Бу уен коралын үзләштерә башлаганда 2015 елның кышы иде. Берничә атна өйрәнеп карадым да, бер нәрсә дә килеп чыкмагач, кабат тартмасына салып яшереп куйдым. Үз үземне юатып: “Кларнет миңа нәрсәгә кирәк соң? Гитарада, баянда, аккордеонда, фортепианода уйнавым да җитә бит”, дидем. Бу уен коралында уйнау ни кадәр авыр һәм катлаулы булуын аңладым. Юкка гына аны 10 яшьтән өйрәнә башламыйлар шул. Чынлап та хәзер инде миңа аны үзләштерә башлау соң инде, дип уйладым. Бер атнадан тормыш иптәшем миңа: "Нәрсә, бирештең инде, ә?  Кларнетта өйрәнә алмадың. Ярар, яңадан өйрәнә башларга син үсмер бала түгел бит. Белгәннәреңдә уйнавың да җитәр” - диде. Хатынымның сүзләре миңа ук булып кадалды һәм теге яшереп куйган яңа кларнетны кабат кулга алырга мәҗбүр итте. Шулай әкрен кларнетта мин яңадан уйнарга өйрәнә башладым һәм кызыксынуым көннән-көн арта барды. Берничә айдан мин инде бик яхшы уйный башладым һәм пластик кларнет урынына яхшырагын, кыйммәтлесен сатып алдым, - ди композитор. –  73 яшемдә кларнетта уйнарга өйрәнүемә чиксез шатмын һәм үзем белән горурланам, – ди ул.

Хәзер инде композиторның иҗади багажында биш кларнет аудио-альбомы бар: “Кларнет өчен башкорт һәм татар халык көйләре”, “Кларнетта дөнья хитлары”,  “Кларнетта сугыш еллары җырлары көйләре”, “Кларнетта Рим Хәсәновның җырлары көйләре”, “Кларнет өчен Рим Хәсәнов әсәрләре һәм фортепиано/оркестр”

 

Җитмешне узгач, кларнетта уйнарга өйрәнгән
Җитмешне узгач, кларнетта уйнарга өйрәнгән
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: