Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
18 сентябрь 2022, 22:04

Җыр товармы?

Җырласалар сөенә генә.

Җыр товармы?
Җыр товармы?

Җырласалар сөенә генә.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәенов «Син – минем чәчәгем» дигән җырын сатып караган.

- "Син – минем чәчәгем" дигән җырымны сатып карадым, сүзләре дә, көе дә минеке аның.. Шигырь язганым юк иде, аны да язып карадым. Шәмсия Җиһангирова укып чыкты да, «булган бу», диде. Шула җыр туды.

Илназ Баһ бу җырны җырлагач, түләү турында әйтеп карадым, дүрт мең сум бирделәр. Бигрәк көлке икән, дидем. Бүтән җыр сатканым булмады», - дигән композитор бер әңгәмәдә. Җыр- моң сөючеләргә мәгьлүмдер, композиторның җырлары спектакльләрдә яңгырый, алар дәүләт фондында саклана. "Гади кешеләр җырларымны җырлап, интернетка видеоязмаларын куйса, хуплыйм гына, «Урра!» дип кычкырам. Җырласыннар, бер дә каршы түгелмен. Җырны син исән чагында ук күтәреп алалар икән, сөенәм генә. Бик уңай карыйм. Ошый икән җыр – җырласыннар. Сүз әйтмим", -  ди Азат Хөсәенов.

Җыр товармы?
Җыр товармы?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: