Җырчыларның безгә иҗаты гына түгел, шәхси тормышлары да кызыксындыра. Айдар Галимов тормыш иптәше Зилә белән танышып, кавышулары турында сөйләгән.
- Без Зилә белән Уфа автотранспорт техникумында бергә укыдык. Үзешчән сәнгатькә зур игътибар бирелә иде бездә – мин инде, әлбәттә, сәхнәдән төшмим. Зилә дә җырга мөкиббән киткән кеше – бер бәйрәмдә оештырылган концертта сәхнәгә ул да чыкты. Шулай таныштык...
Аннан «автомотопробег»ка чыгып киттек (ул чакта әле гастрольнең ни икәнен белмибез!): төрле җирләргә барып, техникум турында сөйлибез, үзебезгә укырга чакырабыз. Шул чакта Зилә белән тагын да якынайдык. Ул мине армиягә озатып калды. Ә аннан, күрергә дип, яныма килде! Литвага кадәр! Балтыйк буе ул чакта да барыбер чит ил кебек иде бит. Аның киләсен белми идем, әлбәттә. Өйрәнүләр вакыты иде. Бер лейтенант: «А ты знаешь, что к тебе девушка приехала?» – ди. Ышанмадым! Булмас дим! Бергә үткәргән һәр мизгеле истә ул чакның... Армиядән кайткач, озак очрашып йөрмәдек инде, өйләнештек.