Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
15 сентябрь 2022, 17:08

Тавышың булмаган килеш...

Зәйнәп Фәрхетдинова кемгә җырламаска кушкан?    

Тавышың булмаган килеш...
Тавышың булмаган килеш...

Зәйнәп Фәрхетдинова кемгә җырламаска кушкан?

 

Безнең яраткан җырчыбыз (сез дә яратасыздыр дип ышанып язам), Татарстанның халык артисткасы Зәйнәб Фәрхетдинова тавышы булмаган башкаручыларга танылган, мәшһүр җырчыларның җырларын башкармаска киңәш итте.

«Тавышың булмаган килеш танылган, мәшһүр җырчыларның җырларын нигә алып башкарырга? Кирәкми! Тавышы булмагач, аңа ябышмасын. Хәйдәр абый Бигичевтан да яхшырак башкарырлык кеше була икән, ул очракта җырласын. Мәсәлән, Хәниянең моңыннан да матуррак җырлап күрсәтә алмый икән, җырламасын, аның җырына «менә мин» дип, тотынмасын. Үзенең стилен булдырган икән, үзенең стилендә чыгыш ясауны дәвам итсен, ул җырларга орынырга кирәкми», - дигән ул «Татар-информ»да узган сөйләшүдә.

Тавышың булмаган килеш...
Тавышың булмаган килеш...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: