Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
15 сентябрь 2022, 11:07

Нурзадә тозакка эләккән

Ярый күлмәге озын булган - халык көләр иде...

Нурзадә тозакка эләккән
Нурзадә тозакка эләккән

Җырчы элек булган бер кызыклы хәлне исенә төшергән:

 – Авыл клубларында сәхнәләрдә идән ярыклары була. Җитмәсә, алар сәхнәнең нәкъ уртасында, артист басып торган җирдә. Бервакытны бер авыл клубында шулай туфлиемнең озын үкчәсе шул ярыкка кысылды. Селкенә дә алмыйм. Үзем җырлыйм, үзем нишлим инде хәзер дип уйлыйм. Акрын гына селкеткәләгән булам. Катырык селкетсәм, бөтенләй үкчәсе сынудан куркам. Тамашчыга да сиздерәсе килми бит әле. Ярый, күлмәгем озын. Күренми. Тырыша торгач, чыктым тозактан.

Бу очрак тормыш сабагы да бирде. Тырышсаң була. Әгәр тыныч кына басып торсам, пәрдәне ябарга туры килер иде. Татар сәнгатенең кабатланмас йолдызлары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән дә шактый бергә эшләргә туры килде. Тәҗрибә туплашырга алар да ярдәм итте, тормышта нинди генә хәл килеп чыкса да, югалып калмаска өйрәттеләр.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: