Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
15 сентябрь 2022, 12:12

Аңа күпләр гашыйк

Бурак Өзчивит - Төркиянең иң популяр актерларының берсе. Русиялеләргә ул “Великолепный век” сериалындагы Малкочоглы Бәли-бәй роле аша да танылды 

Аңа күпләр гашыйк
Аңа күпләр гашыйк

Бурак Өзчивит - Төркиянең иң популяр актерларының берсе. Ул “Королек — птичка певчая” сериалында уйнаганнан соң, бөтен дөньяга танылды. Русиялеләр аны “Великолепный век” сериалындагы Малкочоглы Бәли-бәй роле аша да белә. Бурак матур буй-сынлы актер, аңа миллионлаган хатын-кыз гашыйк.

Актер быел беренче тапкыр Русиягә килде. Монда ул бер дустының бизнесын үстерергә  ярдәм итү, популярлаштыру өчен киләм, дигән. Буракның иҗатын сөючеләр аның шәхси тормышы белән кызыксыналар.
Бурак Өзчивит Мерсин шәһәрендә туган һәм күп тә үтми аның гаиләсе Истанбулга күченеп килгән. Әтисе эшкуарлык белән шөгыльләнгән, гел юлда, чит шәһәрләрдә йөргән, тәрбия эше, укыту, гомумән, әнисендә булган. Бурак мәктәпне тәмамлаганнан соң,  Истанбулдагы Мәрмәрә университетына укырга кергән, анда кино, сынлы сәнгать һәм фоторәсемнәр факультетында укыган. Шул ук вакытта ул фотомодель булып та эшли башлаган. “Төркиянең иң яхшы моделе” бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган. Ә берничә елдан “Дөньяның иң яхшы моделе” конкурсында икенче урынны алган.

 Егет матурлык бәйгеләрендә чыгыш ясап танылгач, ул төрек кинорежиссерларының да игътибарын җәлеп иткән, аны фильмнарда төшәргә чакырганнар.

Бик күп рольләрдә уйнаган ул.   “Великолепный век”, “Королек — птичка певчая " фильмнары Буракны бөтен дөньяга таныта.  Аны шулай ук "Любовь похожа на тебя" мелодрамасында, “Черная любовь” фильмы, "Голубь взлетел" комедиясендә дә күрергә мөмкин.

Бурак бүген иң танылган төрек актеры һәм шул ук вакытта  үрнәкле гаилә башлыгы да. 2016 елда Фәхрие Эвджән исемле актриса белән никахлашалар. Әлеге вакытта аларның мәхәббәт җимешләре - Каран исемле уллары үсеп килә.
Актер үзенең шәхси тормышын яшерми: үзе һәм хатыны да социаль челтәрләрдә еш күренәдәр. Яшьләр тиздән икенче бәбиләрен алып кайтачаклары турында да хәбәр иткәннәр.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: