Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
14 сентябрь 2022, 23:51

"Шоколадный заяц"ның элекке хатыны белән сөяркәсе сугышкан

Хатын-кызлар сугышса куркыныч инде...

starhit.ru
Фото:starhit.ru

Чыгышы белән Камеруннан булган Пьер Нарциссның элекке хатыны Валерия Калачева җырчы истәлегенә багышланган кичәдә аның сөяркәсе Ксения Грин  белән сугышкан. Бу хакта башкаручының концерт директоры Сергей Дворцов хәбәр иткән.

Бу хәл кичә, 13 сентябрьдә булган.  Моңа кадәр артист белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгән хатын искә алу кичәсенә килгән. Мәрхүм җырчының элекке хатыны Валерия Калачева аны чарадан куып чыгармакчы була.

“Кичә ахырында 22-23.00 сәгать тирәсендә Ксения Грин үз өенә кайткандай  килеп керде. Лера аны куып чыгарды. Грин китте. Кемгәдер шалтырата башлады. 10 минуттан чара барган бина ишеген шакый-типкәли башлады. Сакчылар чыкты. Җыелган кунаклар да, без дә шок кичердек”, – ди медиаменеджер.

Дворцов сүзләре буенча, артистның сөяркәсе исерек булган һәм кайсыдыр мизгелдә җырчының Валерия Калачевага яный башлаган. Әйткәләшкән хатыннар соңрак йодрыкларга күчкән: “Лера Ксенияне дөмбәсли башлады, чөнки Ксения аны котыртты! Үтерешә яздылар. Полиция килү белән туктадылар. Валерия гариза язды. Грин да Лераны тукмауда гаепләде. Пьерны искә алу чарасы менә шулай узды...”

Җырчы бөерләренә операция ясаганда йөрәге туктау сәбәпле 21 июньдә Мәскәүдә 45 яшендә вафат булды. Ул подаградан җәфаланган, йөрәк һәм бөер чирләре дә булган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: