Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
13 сентябрь 2022, 00:20

Алсу Фазлыева: «Бер серебез чишелде!»

Нинди сер ул?

Салават Камалетдинов
Фото:Салават Камалетдинов

Моннан берничә ай элек җырчы һәм аның бәләкәй кызы Зифа фильмда төшкән булганнар. Бу турыда Алсу социаль челтәрдәге сәхифәсендә болай дип язган:

«Бер серебез чишелде!

Зифага 4 ай булганда, без аның белән фильмда төшкән идек. «Галерея Хазина. Баки Урманче» фильмында мин – Бакый Урманченың тормыш иптәшен, ә Зифа аның баласын уйнады.

Фильмның режиссеры Розалия ханым мине телевизордан күргән һәм шунда ук әлеге рольгә нәкъ минем туры киләчәгемне аңлаган. Күрәсең, ялгышмаган да, чөнки премьерадан соң минем янга күпләр килеп: «Сара ханымны сез белә идегезме? Сезнең буй-сыннарыгыз, кыяфәтләрегез гел аныкы бит», – диделәр.

Премьера Халыкара мөселман киносы кысаларында узды. Минем өчен, минем карьера өчен бу – зур бер адым булып тора. Зифа өчен дә, миңа калса, истәлекле вакыйга. Әле ул бернәрсә дә аңламый, әмма үскәч, ул моның хакта горурланып сөйләячәк.

Рәхмәт фильмны тормышка ашыруда катнашкан барлык командага.

Хөрмәтле тамашачыларыбыз, фильмны сез дә тиздән күрерсез, комментарийларыгызны көтеп калам», – дигән Алсу һәм фильмның бер эпизоды белән шәхси аккаунтында да уртаклашкан.

Алсуның виртуаль дуслары бу күренешне бик югары бәяләгәннәр. Җырчыны зурлап, хөрмәтләп, җылы эчтәлектәге комментарийлар язганнар:

«Көтәбез фильмны! Алда тагын сезне шундый рольләрдә күрергә язсын», «Алсу, балакаем, рәхмәт, күңелләргә үтеп керә торган эпизодларның берсе», «Ана белән сабый арасындагы мөнәсәбәтне тирән итеп, бөтен нечкәлекләренә туры китереп чагылдырган бик матур күренеш...», «Шулкадәр нәфислек, самими гадилек, балага булган олы мәхәббәт, тирән ана назы чагылып тора күзләрегездән, Алсу. Киләчәктә кино артисты, Голливуд йолдызы булып күз алдыма килеп бастыгыз», «Булганнан бар да була», «Сез бик зур хөрмәткә, олы дәрәҗәләргә лаек кеше, Алсу! Зифа да маладис...» – дигәннәр.

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас: