

СССРның беренче президенты Михаил Горбачев вафат булганнан соң билгеле кешеләрнең күбесе аңа карата үз фикерләрен җиткерә башлады. Җырчы Алла Пугачева да социаль челтәрләрдә үз карашын язган иде.
Примадонна фикеренчә, Горбачевның төп хезмәте шунда булды – ул дөнья җәмәгатьчелеге “явызлык империясе” дип исәпләгән Советлар Союзына нокта куйды.
“Первый русский” матбугат чарасы хәбәр итүенчә, Пугачеваның мондый сүзләрен актриса Мария Шукшина “провокация” дип атаган. Ул Примадоннага нәкъ СССРда йолдыз булып китүен исенә төшергән. Әлеге ил җырчыга музыка буенча бушлай белем һәм иң яхшы залларда чыгыш ясау мөмкинлеге бирде, дигән Шукшина.
Аңа Пугачеваның “ирек” турындагы сүзләре дә ошамаган. Нәкъ шул “ирек” җырчының иҗатына начар йогынты ясады да инде дип исәпли Шукшина.
“Пугачева элек, Советлар Союзында, Шекспирның искиткеч сонетларын җырлады. “Ирония судьбы, или С легким паром!”нан менә дигән җыр башкарды. Тыңлаулары рәхәт иде. Ирек барлыкка килгәч, “Зайка моя, я твой... тазик” кебек җырлар китте. Шушымы ирек?” – дип аптырый Шукшина.
Ә сез нинди фикердәсез? Кемнең сүзләре белән килешәсез?