Йолдызлар тормышыннан
8 сентябрь 2022, 08:00

“Безгә барсы да каршы булды”

Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов һәм аның тормыш иптәше, җырчы Линара Батталованың җырларын ишетмәүчеләр сирәктер.  

“Безгә барсы да каршы булды”“Безгә барсы да каршы булды”
“Безгә барсы да каршы булды”

Әлеге гаилә дуэты көннән-көн популярлаша бара. Бу матур пар ничек танышып гаилә корган икән, аларның язмышлары ничек кушылган? Бу хакта Линария “Шәһри Казан” басмасына биргән интервьюсында болай дип сөйләгән:

- Маратларның продюсеры яңа төркемгә кызлар җыя дигәч, студияләренә бардым. Шунда танышып, аралашып киттек. Марат миннән 13 яшькә өлкәнрәк булгач, аңарда әтием булырдай терәк һәм таяныч күргәнмендер, мөгаен. Аның белән шундый тыныч, рәхәт иде миңа. Берәр ел аралашканнан соң, 2009 елда Марат белән никах укыттык. Төпле, акыллы булуы белән үзенә җәлеп итте.

– Үзеңнән 13 яшькә өлкән, җитмәсә аерылган иргә кияүгә чыгу куркытмадымы?  

–Барлык якын кешеләребез дә никахыбызга каршы булды. Ләкин беркемнең дә сүзенә колак салмадым. Мөнәсәбәтләребезнең җитди булуын ачык белдем. Миңа башка кеше кирәкми иде. Аллаһка шөкер, 13 ел бәхетле гаилә булып яшибез.

Маратның беренче никахыннан туган балалары белән яхшы аралашасызмы?  

 

– Әлбәттә. Без баштан ук уртак тел таптык. Аларны бик яратам. Беренчедән, алар яхшы тәрбияләнгән. Әтиләре кебек үк диндәләр. Марат та намазда бит. Икенчедән, алар кызыбыз Камелияне сеңелкәш итеп кабул итте, якын күрде. Хәзер инде алар үсте, олысына – 20, кечесенә 15 яшь. Миннән еш кына: “Нигә икенче бәбигә бармыйсың?” – дип сорыйлар. Баламның абыйсы да, апасы да бар. Шуңа күрә әлегә бала алып кайтырга теләмим. Камелиягә – 10 яшь. Бүген ул Игорь Крутойның вокал студиясенә йөри.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас