Йолдызлар тормышыннан
7 сентябрь 2022, 08:11

“Бер елгага ике тапкыр кермиләр”

2000 нче еллар башында «Буран дулый», «Мәхәббәт шушыдыр» җыры белән татар эстрадасында популярлык казанган Лилия Хәмитованы хәтерлисезме әле?

“Бер елгага ике тапкыр кермиләр”“Бер елгага ике тапкыр кермиләр”
“Бер елгага ике тапкыр кермиләр”

Лилия Хәмитова хәзер эстрадада үренми. Баксаң, башта ук эстрадага танылган җырчы булу максаты белән килмәгән  икән. Әлеге вакытта да аның җыр яздыру теләге һәм кәефе дә юк. Моның өчен җитди сәбәпләре  дә бар.

 “Җырчы булам” дигән уй белән йөрмәдем. Үзем өчен генә бер альбом ясыйсым килә иде. Киләчәктә зур җырчы булып, зур сәхнәләрдә җырлап йөрермен дигән хыял түгел иде ул.Әле инде әнием дә авырый,яман шеш таптылар. Аны карыйм. Мин гел Арча районында хәзер, ди җырчы.

Танылу дигәннән,  ике дистә ел элек үтсә дә,җырлары әле дә популяр, халык аның исемен онытмый.

“Таныйлар. Популяр җырларым аша мине әле дә беләләр. Димәк, юкка җырламаганмын, дим инде мин. “Буран дулый” – 1999 елда язылган җыр. 23 яшьлек җыр! Әле дә ул җырны куеп торалар.

Кайбер тамашачыларым сәхнәгә кире кайтуымны үтенеп язалар. Ю-юк! “Бер елгага ике тапкыр кермиләр” дигән кебек, эстрадага элеккеге популярлык белән кире кайтып булмас инде ул. Җырларым белән истә калсам дип, шуңа рәхмәтле булып йөрим , - ди Лилия ханым.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас