Йолдызлар тормышыннан
4 сентябрь 2022, 16:07

Артур Mauzer һәм Лия Шәмсинаның туе булган

Котлыйбыз!

tatar-inform.rutatar-inform.ru
Фото:tatar-inform.ru

Кичә Чаллыда музыкант Артур Mauzer һәм җырчы Лия Шәмсинаның туе гөрләде.

Туйны Артур һәм Лия «Әйе» дигән яна җырлары белән башладылар. Мәҗлес шәһәрнең бер затлы ресторанында узган. Туйга 140 кунак чакырылган. Алар арасында Татарстаннан гына түгел, Казахстан, Башкортстан,  шулай ук Мәскәү, Дубай шәһәрләреннән кайткан кунаклар да булган.  

Туй хәләл форматта үткән.

Туйга татар эстрадасы йолдызлары Айдар Галимов, Илназ Сафиуллин, Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, Филүс Каһиров, Айдар Галимов, Гүзәлия һәм башкалар килгән.

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас