Пугачёва Русиягә кайтты, ә Галкин Австралиягә китте

kleo.rukleo.ru
Фото:kleo.ru

Юмор остасы Максим Галкин үзенең шәхси блогында Австралиядә кыш мизгелен тасвирлаучы видеоролик урнаштырган.

“Сиднейдагы кыш безнең җәй кебек. Монда кыш төрле була, әлбәттә. Ләкин менә бу юлы шундый йомшак һәм җылы”, – ди шоумен видеода.

Шулай ук Максим Галкин Австралиядә өстәмә концерты булачагын хәбәр иткән. 3 сентябрьдә ул Мельбурнда чыгыш ясый.

27 августта Максим Галкинның хатыны Алла Пугачева Русиягә кайтты.

Моңа кадәр музыкаль тәнкыйтьче Сергей Соседов Пугачёваның Русиягә кайтуына карата үз фикерен белдергән иде. Ул Примадоннаның медицина максатларында китүен әйтте. Җырчы концертлар оештырмас дип тә өсти ул, чөнки күпмедер вакыт элек ул сәхнәдән киткән иде.

Хәтерегездә булса, Галкин белән Пугачёва быел кыш Русиядән киткән иде. Тәүдә алар Израильгә юлланды, соңрак Европада яшәделәр.

Чыганак: Gazeta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас